Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре якташлары өчен Коштавылында гарәп теленә өйрәтү, дин нигезләрен укыту оештырганнар. Биредә сабыйлар белем ала. Аларны Гөлназ Латыйпова укыта.
Авыл имамы Ислам хәзрәт тә балаларга туры юл күрсәтүче. Читтәге якташлары Наил Галиуллин, Рәшит Байбиков һәм авылдашлары Кафил Вәгыйз улы, Эдуард Мөдәррис улы, Гөлсинә Фәтхи кыз һәм Линар Наил улы да сабыйлар белем алсын өчен үз көчләрен кызганмый. Алар һәрдаим ярдәм итеп торалар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез