Белем «кыры»нда – «урак өсте». Узган имтиханнарның нәтиҗәләрен барлар чак. Сөенерлекме әллә көенерлекме алар? Кайсы район укытучылары «бишле»гә лаек? Кемнәр исә артта калган? Хөкүмәт йортында шуларны ишеттек. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имтихан нәтиҗәләре турында сөйләде.
Илгә үрнәк
Татарстан укучыларының имтиханнарда туплаган уртача баллы ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Республика укучылары һәм укытучылары бу җәһәттән инде ничә ел министрның йөзенә кызыллык китерми. Моңа инану өчен, таблицага күз салуыгыз да җитә. Быел 15842 егет һәм кыз Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. 53 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны сентябрьдә кабат тапшырачак. Чөнки алар төп фәннәр буенча кирәкле балл җыя алмаган.
Билгеле булганча, быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга үзләре теләгән бер фәннән янә имтихан тапшырып, нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлеге бирелгән иде. Министр сүзләренчә, чынлап та, күпләргә бу ярдәм иткән. Әлеге мөмкинлектән 1,9 мең укучы файдаланган.
– 4–5 июльдә бер фәнне яңадан тапшыру мөмкинлеге бирелде. Татарстан укучылары математика (профиль юнәлеше турында сүз. – Авт.), информатика, рус әдәбияты буенча нәтиҗәләрен 100 баллга кадәр үзгәртә алды, – диде Илсур Һадиуллин.
Түбәнгә омтылу
Имтиханнарның көендерә торган ягы да бар. Татарстанда рус теленнән БДИның уртача баллы 4,7гә төшкән. Имтихан тапшыру чорында чикне уза алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары 12дән 32 кешегә кадәр арткан. Рус теленнән тыш, уртача күрсәткечләр җәмгыять белеме, информатика буенча да төшкән.
– Шул ук вакытта безнең республикада барлык фәннәр буенча уртача баллар илдәге гомуми балларга караганда югарырак кала бирә. Укучылар инглиз теле һәм әдәбиятыннан югары нәтиҗәләр күрсәтә, география, тарих һәм биология буенча исә минималь баллар җыя, – диде министр.
Калырлармы?
Мәгълүм булганча, быел республикада 342 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханда 100 балл җыя алды. Өстәвенә, ике кыз өч фән буенча иң югары балларга ия булды. Илсур Һадиуллин аларга акчалата «рәхмәт» вәгъдә итте. Кызлар-егетләрне 15, 25, 35 мең сум акча көтә. Сүз уңаеннан, Татарстанның 14 районында 100 балл туплый алган бер генә дә укучы юк. Аларга да уйланырга җирлек бар, кыскасы.
Акыллы башлар кайсы вузларга керергә җыена соң? Министр сүзләренчә, йөз балл туплаучыларның күбесе башкаланың югары уку йортларын сайлаган. Бер өлеше документларын – Мәскәү вузларына, кайсылары Санкт-Петербургныкына тапшырган. Филология һәм мәгълүмати технологияләр юнәлешләре – иң популярлар рәтендә, ди.
БДИ буенча Татарстандагы уртача нәтиҗәләр
| Фән | Чик | Имтихан тапшыручылар саны | ТР буенча уртача балл | РФ буенча уртача балл |
| Рус теле | 24 | 14 283 | 67,31 | 63,88 |
| Математика (профиль) | 27 | 7 245 | 71,24 | 62,55 |
| Физика | 36 | 2 094 | 68,44 | 63,21 |
| Химия | 36 | 1 936 | 67,57 | 56,55 |
| Биология | 36 | 2 488 | 60,87 | 54,13 |
| Информатика | 40 | 3 087 | 62,26 | 54,69 |
| География | 37 | 175 | 62,60 | 56,08 |
| Рус әдәбияты | 32 | 724 | 77,93 | 60,92 |
| Тарих | 32 | 1 428 | 62,17 | 57,19 |
| Инглиз теле | 22 | 1 910 | 75,81 | 65,39 |
| Җәмгыять белеме | 42 | 5 194 | 60,35 | 55,05 |
2024 елның БДИ нәтиҗәләре (ТАСС рейтингы)
| 1 урын | Мәскәү |
| 2 урын | Мәскәү өлкәсе |
| 3 урын | Түбән Новгород өлкәсе |
| 4 урын | Татарстан |
| 5 урын | Санкт-Петербург |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез