Коткаручылар Ан-26 самолеты төшкән урыннан 19 кешенең мәетен тапкан

Камчаткада Ан-26 самолеты төшкән урыннан 19 кешенең мәете табылган дип хәбәр итә РИА Новости.

"Эзләү операциясе барышында Камчатка ярлары янында тагын ун мәетнең фрагментлары табылган", — дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
Һәлакәт урынында эшләр дәвам итә — анда 51 коткаручы эшли. Водолазлар һава торышын яхшыргач суга керәчәк.

https://vatantat.ru/2021/07/58136/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре