Ир-атны эзләү белән берьюлы ике коткаручы дежур сменасы шөгыльләнгән - Буа һәм Казаннан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Кичә төнге сәгать дүрттә 112 номеры буенча республиканың Кама Тамагы районында, Юрьев мәгарәсе янында 25 яшьлек егет югалган дигән хәбәр килгән. Якынча төнге сәгать икедә палаткалы шәһәрчектән ир-ат чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Кичкә таба эзләү төркеме Иделдә 11 метр тирәнлектә егетнең гәүдәсен таба. Булган хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез