Котлыйбыз: «ВТ» журналисты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

«Ватаным Татарстан» газетасында торак, ТКХ, төзелеш, юл, икътисад темаларын яктыртучы журналистыбыз Эльвира Вәлиеваның сөенече бар! Ул Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хезмәттәшебезгә әлеге бүләкне Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән узган очрашуда министр Марат Айзатуллин тапшырды. Эльвираны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре