Кичә Башкортостанның Иглин районында М-5 “Урал” трассасында коточкыч авария булган дип хәбәр итә "Өмет" газетасы.
Юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Денис Зурапов сөйләвенчә, “Лада Веста” белән “Nissan X-Trail” катнашлыгындагы авария 17.00 сәгать тирәсендә теркәлгән.
“Билгеле булганча, Свердловск өлкәсендә яшәүче “Веста” руле артындагы 63 яшьлек машина йөртүче каршы юл полосага чыккан һәм Nissan X-Trail белән бәрелешкән. Аның 37 яшьлек Кырмыскалы районы кешесе идарә иткән, – ди Денис Зурапов. – Һәлакәт нәтиҗәсендә икесе дә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җиткәнче үлгән. “Ниссан”ның пассажирлары – 36 яшьлек хатынны һәм 9 яшьлек малайны – хастаханәгә алып киткәннәр”.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез