Запорожск өлкәсе Азов поселогында фаҗига булган: шәхси йортта янгында өч бала һәлак. Бу хакта төбәк губернаторы Евгений Балицкий хәбәр итте.
Ашыгыч ярдәм табиблары сөрем газы белән агуланудан үлемне раслаганнар. Һәлак булучылар арасында - 2022 елгы малай һәм 2021 һәм 2024 елларда туган ике кыз.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига вакытында балалар өйдә үзләре генә булган. Урында Тикшерү комитеты тикшерүчеләре һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Килеп чыккан хәлнең шартлары билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез