Бүген төнге 1ләр тирәсендә Липецк өлкәсендә “Дон” М4 юлында Hyundai белән Volkswagen бәрелешкән. Бик нык бәрелешүдән Кореядә җитештерелгән машина юл читенә “очкан”. “Немец” исә юлга аркылы борылып баскан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Липецк өлкәсе буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Коточкыч фаҗигадә дүрт кешенең, шул исәптән өч яшьлек сабыйның гомере өзелгән. Тагын дүрт кеше, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез