Коточкыч юл фаҗигасе. Йөртүчесе һәлак булган, пассажирлары хастанәгә озатылган

KIA һәм Нива бәрелешкән.
Кичә көндез Азнакай районында коточкыч юл фаҗигасе булган. Авария Чаллы ягына таба юлда Буралы авылы тирәсендә килеп чыккан.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына караганда, KIA RIO, “чыгымчылап”, арбалы Chevrolet Niva вездеходына килеп бәрелгән.
Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, өч кеше нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре