Кемерово өлкәсендә ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше, шул исәптән бер бала, һәлак булган, өч бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Toyota Corona каршы як полосага чыгып, «Лада» автомобиле белән бәрелешкән. Авария Промышленновский районындагы Панфилово — Плотниково юлында булган.
Һәлакәт факты буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез