Башкортстан юлында коточкыч юл һәлакәте булган. Анда ике кеше һәлак булган, өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта җирле ЮХИДИнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига кичә республиканың Белорецк районында булган. 43 яшьлек ир «ВАЗ» машинасы белән юл кырыена очкан дип фаразлана.
Машина йөртүче белән аның 18 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында ук үлгән. Ике ир-ат һәм бер кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәрхәтләре алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез