Йорттан 54 кеше, шул исәптән 12 бала чыгарылган.
Бүген Мәскәү вакыты белән төнге өчләр тирәсендә Краснодар краеның Белореченск шәһәрендә биш катлы йортта шартлау булган. “KazanFirst” Россия МЧС мәгълүматларына таянып язганча, биредә газ шартлаган булырга тиеш.
Шартлаудан бер подъездның 4 һәм 5нче катлары җимерелгән. Әлегә биш кешенең зыян күрүе мәгълүм. Йорттан 54 кеше. шул исәптән 12 бала эвакуацияләнгән.
Кешеләрне вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган. Урында 67 белгеч һәм 23 берәмлек техника эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез