• Фото: ГХМ матбугат хезмәте

Коточкыч хәл: Татарстанда 50 яшьлек хатын-кыз тырпаеп торган калын тимерчыбыкка егылган

Коткаручылар тырпаеп торган арматурага егылган хатын-кызны тимер “әсирлегеннән” чыгарган. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Көек авылыннан 50 яшьлек хатын-кызның аягына калын тимерчыбык кадалган. Бичара егылып шундый хәлдә калган. Коткаручылар тиз генә килеп, үзләренең кораллары белән арматураны кискән һәм хатын-кызны ашыгыч ярдәм табиблары карамагына тапшырган. Медиклар, беренче ярдәм күрсәткәч, авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән хатын-кызны хастаханәгә озаткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре