Чиләбе өлкәсенең Коркино коттедж бистәсендә ике кешегә утлы коралдан аткан бер ир-ат тоткарланган. Үтерергә ниятләнү буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
“Чиләбе өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат тоткарланган. Ике кешене үтерергә ниятләүдә шикләнелүчегә җинаять эше кузгатылган”, – диелгән хәбәрдә.
Моңа кадәр җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Коркино бистәсендә хатын-кыз таксист үтерелгәннән соң җирле халык, урамнарга чыгып, чуалышлар оештыра башлаган. 40 яшьлек таксистны үтерүдә шикләнелүче 17 яшьлек егет тоткарланган. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, таксида барганда, таксист белән бу егет арасында тавыш купкан. Бермәл егет, пычак тартып чыгарып, хатын-кызның күкрәк читлегенә дүрт тапкыр кадаган.
Коркино муниципаль округы башлыгы Наталья Лощинина әйтүенчә, һәлак булган хатын-кызның балигъ булмаган ике баласы ятим калган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез