Дагыстанның Ногай районында көтүче – 37 яшьлек ир-атны һәм 50дән артыграк сарыкны яшен сугып үтергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Фаҗига Шумли-Олик авылы тирәсендә килеп чыккан. Көтүдә бик каты күк күкрәп, яшенли башлаган. Шунда көтүчене һәм сарыкларны яшен суккан. Көтүче ир-егет тә, терлекләр дә шундук җан биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез