Бу хакта “ТАСС” Хөкүмәт документына таянып яза. Документ нигезендә, сәүдә нокталары көз башына мондый сервисны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле барлык техник кирәк-яракны әзерләп куярга тиеш.
Шул ук вакытта сатып алучылар ничә яшьтә булуларын кушымта аша электрон рәвештәме яки кәгазь документлар ярдәмендәме күрсәтү-раслау ысулын үзләре сайлап алачак. Кибетләрдә МАХ аша яшьне раслаудан тыш, шәхесне, ташламаларга хокукны расларга, шулай ук бонус программаларыннан файдаланырга мөмкин. Кайбер сәүдә нокталарына мондый мөмкинлек кертелгән дә инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез