Көзгә хас булмаганча җылы һәм коры һава: синоптиклар ноябрь башына һава торышын фаразлады

Бүген – 1 ноябрьдә Татарстанда көзгә хас булмаганча җылы һәм коры һава. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, болытлы һава, явым-төшем ихтималы юк диярлек.

Томан. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә (әмма Татарстан башкаласында түгел) җил.

Көндез һава температурасы +5...+10 градус чикләрендә тирбәләчәк, көньяк районнарда +13 градуска җитәчәк(Казанда +8...+10).

Сүз уңаеннан, Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, ноябрьнең беренче декадасы нормадан 4 градуска җылырак булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре