КПРФтан Дәүләт Думасы депутаты Валерий Рашкин машинасын юлда туктатканнар һәм кабинада үтерелгән поши тапканнар. Бу хәл 29 октябрьгә каршы төндә Лысогорск районында, Саратовтан 60 чакрым ераклыкта була.
 Валерий Рашкин. Фото: Александр Щербак/ТАСС
 Валерий Рашкин. Фото: Александр Щербак/ТАСС
Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу районда ату турында хәбәрләр алганнар һәм нәкъ менә анда руль артында Рашкин утырган машинаны тапканнар. Lada Largus автомобилендә тикшергәндә үтерелгән поши, балта һәм кан эзләре белән ике пычак тапканнар.
Депутат үзе һәм аның белән машинада булган дусты атылган пошиның түшкәсен тапканнар, аны үзләре белән алырга һәм бүлешергән булганнар, дип раслый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез