КПРФ фракциясе депутатлары ТКХ өлкәсендәге проблемалар турында сөйләде

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда депутатлар гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мөрәҗәгатьләре турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары Фәдбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.

Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре КПРФ фракциясенең даими котролендә тора. “Торак-коммуналь тармак мәсьәләләре халыкның барлык категорияләренә кагыла. Аларның актуальлеге еш кына энергия ресурсларына һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча хезмәт күрсәтүләргә тарифларның артуы, счетларның ачык булмавы һәм кайчак халык өчен аңлаешсыз исәп-хисап формулалары белән бәйле. Гражданнарның безнең адреска мөрәҗәгатьләренең кискенлеген исәпкә алып, без һәрвакыт бу өлкәдә гадел нигездә тәртип урнаштыру яклы булдык”.
Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин, КПРФның торак-коммуналь хуҗалык тармагын ил күләмендә дәүләт карамагына кайтару турында программа таләпләрен искә төшереп, коммуналь инфраструктура проблемаларын шәһәр төзелеше сәясәтен законнар белән җайга салуга бәйләп сөйләде.
КПРФ фракциясе әгъзасы Александр Комисаров журналистларга Россия төбәкләрендәге аерым идарәче компанияләрнең, аерым алганда, Ижевск шәһәрендәге бер оешма эшчәнлеген оештыруның уңышлы тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул шулай ук Казан, Чаллы һәм башка агломерацияләрнең шәһәр яны бистәләренең юл һәм коммуналь инфраструктурасы проблемалары турында искәртте.
Аннары депутатлар журналистларның якындагы айларга КПРФ фракциясе планнары, КПРФ халык референдумы барышы, торак-коммуналь тармак проблемаларын хәл итү перспективалары турындагы сорауларына җавап бирделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре