КПРФ фракциясе утырышы булды

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 20 сентябрьгә билгеләнгән беренче утырышы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук оештыру мәсьәләләрен карадылар.

Аерым алганда, фракция утырышында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына кандидат күрсәтү мәсьәләсе каралды. Фракция карары белән коммунистларның депутат берләшмәсе җитәкчесе Хафиз Миргалимов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланырга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары һөнәри (даими) нигездә, Дәүләт Советы Президиумында, профильле комитетларда һәм парламент комиссияләрендә эшләү өчен депутатлар кандидатуралары буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр.

КПРФ фракциясе тәкъдимнәре җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында каралачак

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре