Бүген Хафиз Миргалимов республика Рәисе вазыйфасына тәкъдим итү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырган. Кандидатны КПРФның төбәк бүлеге тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ” Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Барлык документлары да сайлау законында билгеләнгән срокта тапшырылган. Үзәк сайлау комиссиясенең эш төркеме документларның тулылыгын тикшергәннән соң кандидатка аларны кабул итү турында язмача раслама тапшырган.
Әлегә кандидатлар тәкъдим итү дәвам итә. Ул 11 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Киләсе этап – теркәү. Аның өчен муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының 384 депутаты имзасын җыярга кирәк. Шуның кимендә 96сын – муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьдә узачак. Бу көнне Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, 18 нче Мәләкәс сайлау округы буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм 7,6 меңнән артыграк муниципаль депутатны сайлау булачак.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Рәисне сайлауга ЛДПРның Татарстандагы бүлеге үзенең координаторын – Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыповны тәкъдим иткән. КПРФның республикадагы бүлеге – үзенең лидеры Хафиз Миргалимов кандидатурасын, «Российская партия пенсионеров за социальную справедливость” партиясе – төбәк бүлеге идарәсе рәисе Виталий Смирнов , ә инде “Бердәм Россия” гамәлдәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез