Җир асты тетрәүләре Мәскәү вакыты белән 02:21 дә булган. Тетрәү Новороссийсктан төньяк‑көнбатышка таба 35 километр ераклыкта күзәтелгән, 10 километр тирәнлектә ятканлыгы мәгълүм.
Новороссийск башлыгы Андрей Кравченко шәһәр инфраструктурасы зыян күрмәгән, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк, дип белдерде.
Анапа мэриясендә шулай ук Анапа сейсмик станциясе мәгълүматлары буенча, җир тетрәү шәһәрдән 33 чакрым ераклыкта 10 чакрым тирәнлектә булган һәм 4,7 балл тәшкил иткән. Инфраструктурага зыян килү шулай ук ачыкланмаган, барлык тереклек тәэмин итү системалары штат режимында эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез