Бу хакта төбәк оперштабына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Моңа кадәр һөҗүм вакытында ике баланың үлеме, җиде кешенең зыян күрүе турында мәгълүм булды. Шулай ук ике олы кеше хастаханәгә озатылган.
«Краснодарга БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 12 гә кадәр артты. Халык биш катлы күп фатирлы йортка һәм шәхси балалар үзәгенә пилотсыз очкычлар җимерекләре төшү нәтиҗәсендә зыян күргән. 10 кеше, шул исәптән 6 бала хастаханәгә озатылган. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез