Газетага язылу

Кредит алуга үз-үзеңә тыю салучылар саны 16 миллионнан арткан

Тугыз ай элек барлыкка килгән кредит алуга үз-үзеңә тыю салу буенча яңа хезмәттән барлыгы 16 миллионнан артыграк кеше файдаланган инде.

Билгеле булганча, әлеге хезмәт мошенниклардан саклану өчен булдырылды.

 

Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, 18,6 миллион гариза – тыю салуга һәм 1,4 миллионы аны кире алуга тапшырылган. Сервиска кызыксыну арта: ноябрь аенда гына да яңа хезмәттән файдаланучылар сафына 1,36 миллион кеше өстәлгән. Октябрьдәгедән (1,18 миллион кеше) һәм сентябрьдәгедән (882 мең) зуррак күрсәткеч бу. Ноябрьдә исә үз-үзеңә тыю салу өчен тапшырылган гаризаларның гомуми саны 1,54 миллион булган.

Халыкның күпчелеге кредит алуга тулысынча тыю салуга өстенлек бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре