Миңа әледән-әле мошенниклар шалтыратып тора. Ике мәртәбә алдана яздым инде. Дәүләт хезмәте порталына кереп, кредит алуга чикләү куеп булуын беләм. Әмма кредит алырга туры килсә, кыенлыклар килеп чыгачак, диләр. Акчаның теләсә кайчан кирәге чыгарга мөмкин бит. Кредит алуны чикләсәң, аны кабат алып буламы? Тәртибен аңлатыгыз әле.
Альмира Хаҗипова. Казан
Альберт ЯКОВЛЕВ, Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары:
– Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу – кешенең үз-үзенә чикләү билгеләве, дигән сүз. Ягъни бу сезнең исемгә кредит рәсмиләштерүне булдырмый калу чарасы булып тора. Шул исәптән мошенниклар тарафыннан да. Әлеге хезмәт быелның 1 мартыннан гамәлгә керде. Үз-үзеңә тыю билгеләү өчен, шәхси мәгълүматларны, шулай ук кредитлардан тулысынча баш тартуны (яки онлайн кредитлардан гына баш тартуны) күрсәтеп, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә МФЦга гариза тапшырырга кирәк. Тыю билгеләү турындагы мәгълүмат барлык кредит тарихлары бюроларына тапшырылачак. Шунысын да искәртик: үз-үзеңә тыю салу, кредит карталарын да кертеп, залогсыз, ягъни тиз һәм җиңел алына торган кредитларга гына кагыла. Ипотекага, автокредит, дәүләт ярдәмендәге белем кредитларына һәм залог белән алына торган кредитларга мондый тыюны билгеләп булмый. Әлеге хезмәтне күрсәтү вакыты – 2 көн. Тыю салыну турында мәгълүмат «шәхси кабинет»ка киләчәк һәм ул бу хакта белешмә килүнең икенче көненнән гамәлгә керәчәк. Әлеге хезмәттән баш тарту өчен, шулай ук гариза язарга һәм бер тәүлек көтәргә кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез