Кредит рәсмиләштерер алдыннан “суыну чоры”н күздә тоткан закон проектын кабул иткәннәр

Дәүләт Думасы кредит рәсмиләштерү белән аны алу арасында билгеле бер вакыт узарга тиешлеген (“суыну чоры” дип атала) күздә тоткан закон проектын кабул иткән. Халыкны мошенниклардан саклау максатында эшләнгән документ бу. Депутатлар аны бертавыштан хуплаган.

Документ нигезендә, банклар 50 меңнән 200 мең сумга кадәрге кредитны – 4 сәгать узгач, ә 200 меңнән артканын – 2 көннән соң гына бирә алачак. Кредитның ни дәрәҗәдә кирәклеген яхшылап уйлау өчен шуның кадәр вакытның җитүе күздә тотыла.

“Кара” исемлек

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, контрольдә тотылучылар реестрыннан файдаланып, чит илдән килгән 688 меңнән артыграк кешегә тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә алар 95 меңнән күбрәк мигрантның илдә законсыз яшәвен ачыклаган. Реестр министрлык сайтында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында 5 февральдән эшли башлаган.

Әлеге реестрга Россия территориясендә законсыз яшәүчеләр турында мәгълүматлар кертелә. Мондый мәгълүматны теләсә кем тикшерә ала. Моның өчен чит ил кешесенең туу датасын, ФИО, паспорты номерын һәм сериясен, шулай ук документының гамәлдә булу вакытын белергә кирәк. Ведомствоның миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе хәбәренә караганда, реестр эшли башлаганнан бирле чит илдән килгән 592 663 кешенең – Россиядә законлы төстә, 95 608енең– законсыз  төстә яшәве билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре