Газетага язылу

Кредитларның кайчан арзанаерга мөмкин булуын әйттеләр

Россия Үзәк банкында төп ставканың кайчан нормаль ставкага – 7,5-8,5 процентка кире кайтырга мөмкин булуын аңлатканнар.

Моның өчен иң элек инфляцияне тотрыклыландырырга кирәк. Ә бу мәсьәләне хәл итү өчен киләсе елда төп ставка уртача 10,5-12,5 процент тәшкил итәргә тиеш. Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин Федерация Советында узган парламент тыңлауларында шулай дип белдерде, дип яза «ТАСС».

Аның әйтүенчә, 2029 елда нормаль ставкага – 7,5-8,5 процентка кире кайту көтелә.

– Үзәк Банкның 2027 елга фаразында күздә тотылганча, төп ставка киләсе елда 10,5-12,5 процент булып, алга таба кимегәндә, 2029 елда нейтраль күрсәткечкә кире кайтачагына өметләнәбез. Хәзер без нейтраль төп ставканы 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә бәялибез, –  дигән Заботкин.

Шул рәвешле, Үзәк банк 2029 елда – бюджет дефициты нульле  күрсәткечкә кире кайткач, төп ставканың 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булуын фаразлый.
Исегезгә төшерәбез: Үзәк банк сентябрь аенда төп ставканы элеккечә – 14 процент дәрәҗәсендә калдырды. Соңгы тапкыр 7,5-8,5 процентлы ставка 2023 елның июлендә булган иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре