Кремль Яр буенда ачык һавада кино күрсәтәчәкләр

Бүген 20.30 сәгатьтә Казанның Кремль Яр буенда “Красные ленты” фильмын карарга мөмкин булачак. Аны “Сайлау ноктасы” тирәсендә, “УРАМ” экстрим-паркының футбол кырлары янәшәсендә күрсәтәчәкләр.

“Сайлау ноктасы” – Татарстан Рәисен сайлау турында мәгълүмат үзәге Яшьләр көнендә Кремль Яр буенда ачылган. Җәен биредә алда торучы сайлаулар турында үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табарга яки чараларда катнашырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре