Газетага язылу

Кремльдә Путин белән туры линиягә әзерлек башлануы турында белдерделәр

Владимир Путин белән туры элемтәгә әзерлек башланды, дип хәбәр итте Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Без нейрочелтәрләрдән актив файдаланабыз. Сүз уңаеннан, быел без дә туры линиягә әзерләнүгә керештек», – диде ул.

Кремль спикеры билгеләп үткәнчә, мәсьәләләрне карау өчен шул исәптән ясалма интеллект кулланачаклар.

Узган ел Президент белән туры элемтә 19 декабрьдә узды. Ул яңадан зур матбугат конференциясе белән берләштерелде һәм дүрт сәгать ярым дәвам итте.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре