Газетага язылу

Кризис озакка сузылыр

Фарсы култыгы тирәсендә киеренкелекнең яңа спирале бөтерелү Россиягә нефть-газ дивидендлары вәгъдә итә. Трамп яңадан беркатлы сәясәтен дәвам итә, төбәкне начар белә. Иран тиз бирелер, чөнки кулында уен картасы юк, дип уйлый. Тәһран Вашингтонга, бензинның галлоны 4–5 доллар торган бәясен сагынырсыз әле, дип җавап бирә. Хәл конфликтка кергән якларның икесе өчен дә катлаулы, глобаль икътисад өчен дә авыр. Россия өчен, киресенчә, киң мөмкинлекләр ача кебек. Ләкин бездә дә тормыш дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәвен дәвам итәчәк. Мәскәү аналитикларына оригинал үз телләрендә сүз бирик: «Особенность нынешнего кризиса – это отсутствие видимых шансов на его преодоление и вероятный его затяжной характер». Бу –  рәсми белгечләр биргән бәя. Нефть долларлары нәкъ кирәкле чакта гына бюджет казанына коела. Безнең чималдан санкцияләр алыну да табышны үстерә. Углеводород акчасы казна югалтуларын каплап бетерә алмаячак ләкин. Россия белгечләре, нефть-газ керемнәре бюджетка быел 500 миллиард сумнан 2 триллион сумга кадәр табыш китерер, дип исәпли. Бюджет дефициты бүген үк инде вәгъдә ителгән табышны берничә тапкыр узып китә. Димәк, чимал базарында вазгыять безнең өчен үтә уңышлы үскәндә дә, керемнәр дефицитны капларга җитмәячәк.

 

Мәсьәләнең тагын бер кыен ягы бар: углеводород керемнәре үскәндә, чимал булмаган тармак керемнәре кими. Сәнәгать түбәнгә тәгәри һәм аның тәгәрәвен туктатырлык түгел. Янә үзебезнең белгечләрнең саннарына игътибар итик. Нефть-газныкы булмаган керемнәр 600–700 миллиард сумга кимер, диләр алар. ВЭБның төп икътисадчысы Андрей Клепач үткән атнада Үзәк галимнәр йортында булган утырышта китерде бу саннарны. Икътисадчыларның фаразы күңелле түгел: бюджетның кайбер статьяларын 21 процентка кадәр кыскартырга туры килер, диләр алар. Юк, сез кайгырмагыз, социаль тармакка кагылмаслар. Сәнәгатькә күрсәтелә торган ярдәм, транспорт инфраструктурасын үстерүгә каралган акча киселер. Фән һәм мәгариф тә матди югалтулар кичерми калмас. Кайбер төбәкләрдә «укытучыларның хезмәт хакын кисәләр» дигән хәбәрләр ишетелә инде. Гомуми фонда Татарстан әлегә үзен ярыйсы хис итә. Бездә вакансияләр дә резюмеларга караганда күбрәк.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре