Икенче Көнбатыш округы хәрби суды коточкыч җинаятькә катнашы булган 19 кешенең 15 ен гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Болар – терактны тормышка ашырган 4 кеше һәм аларның 11 ярдәмчесе. Тагын 4 кеше 19 ел да 11 айдан 22 ел да 6 айга кадәр колония җәзасына хөкем ителде. Терактны башкаручылар судта зыян күрүчеләрдән гафу итүләрен сораган. Башкаларның да үзләренә карата хәерхаһлы булуларын үтенгән.
Исегезгә төшерәбез: 2024 елның 22 мартында булган терактта 149 кешенең гомере өзелде, берсе хәбәрсез югалды, 330 ы яраланды һәм имгәнде. Зыян күләме – 5,7 миллиард сум тирәсе. Террорчылар бу җинаятькә берничә ай әзерләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез