Пермьдә 11 яшьлек балага һөҗүм иткән җирле кешене хөкем иттеләр, дип яза Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте.
Бу хәл узган елның җәендә була. Кафе янында исерек ир-ат малайга һөҗүм итә. Ул аның муенына кроссовка шнуры урап буа башлый. Бу вакытта аның янәшәсендә әнисе һәм аларның уртак танышлары була. Хатын баланы коткарып кала ала. Ир-атны тиз арада табалар һәм тоткарлыйлар.
"Көч куллану белән бәйле хулиганлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган була. Аны 3 ел да 6 айга утыртканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез