Дәүләт Думасына яшәү урынын алыштыру хакында өч айдан артык вакыт эчендә военкоматка хәбәр итмәгән өчен җаваплылыкка тарту турындагы закон проекты керде.
Документ парламентның түбән палатасының электрон базасында бастырылган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тәкъдимне оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме әзерләде. Проект нигезендә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 21.5 маддәсеннән «чакырылыш уздыру чорында» дигән өлешен үзшәртергә тәкъдим итәләр.
Бу хәрби комиссариатка хәбәр итү бурычы чакырылыш кампанияләре вакытында гына түгел, ә ел дәвамында гамәлдә булачак дигәнне аңлата. Бу таләпне бозган өчен штраф күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез