Актаныш районының Куян авылында беренче мәртәбә урам бәйрәме уздырганнар. Ял итеп кенә калмаган, иң күңелле гаиләне, иң оста пешекчене дә билгеләгәннәр.
–Авылыбызда Елга урамында яшәүчеләр кичен бәйрәм оештырдык. Урамыбызны бизәдек. Плакатлар яздык, фотога төшү урыны ясадык. Өстәл-урындыклар куйдык. Бәйрәм ашсыз булмый. Учакта казан асып хашлама пешердек, самоварда чәй кайнаттык. Төрле уеннар уйнадык,конкурсларда катнаштык, –ди Елга урамында яшәүчеләр.
Ибраһимов, Шайхеразиев, Ганиев, Шакировлар иң актив гаилә булып табылган. Иң күңелле гаилә исемен Габдуллиннар йөртә. Елга урамының иң оста пешекчесе – Инсия апалары.
– Гаилә очрашуы кебек булды бәйрәм. Берәү дә читенсенеп тормады. Ут чәчеп биедек, рәхәтләнеп көлдек. Уенда катнашучыларга бүләкне күршеләр үзләре хәстәрләде, –ди Фәүзия Ганиева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез