Кукмара районында «Бердәм Россия» көне узды

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарада районның партия активы белән очрашты.

Очрашу район мәдәният йортында узды. Мәдәният йорты фойесында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча социаль контракт алган үзмәшгульләр ярдәме белән Кукмара район Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган «Геройлар гаиләләре» фотокүргәзмәсе эшләде.

Парламент җитәкчесе шушында ук мәдәният йортында СВО зонасына гуманитар йөкләр формалаштыруда һәм җибәрүдә катнашучы волонтерлар белән очрашты. Активистлар, волонтерлар төркемнәре, район халкы, предприятиеләр тарафыннан махсус хәрби операция зонасына 565 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, бияләй һәм оекбашлар бәйлиләр, коры ашлар әзерлиләр, кул токмачы кисәләр, кирәкле продукция, гигиена әйберләре җыялар. Барлыгы гомуми бәясе 120 млн сумлык 165 гуманитар йөк оештырылган. Район башлыгы Сергей Димитриев шәхсән үзе СВО зонасына гуманитар йөкне өч тапкыр озатып барган.

«Әлеге партия проектлары аша без халкыбызның мәсьәләләрен хәл итәбез, юл төзелеше, социаль тәэмин итү буенча фикер алышабыз, әмма яңа сайлау кампаниясе алдыннан әлеге очрашулар аеруча әһәмиятле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. – Сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау узачак, моннан тыш, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга туры киләчәк. Безгә яхшы депутатлар корпусын формалаштырырга, шулай ук партия активының санын арттырырга кирәк» .

Фәрит Мөхәммәтшин район халкына активлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Кукмара районы – республикабызның алдынгы районнарының берсе. Күп кенә социаль объектлар төзелә, киләсе уку елына Кукмарада яңа мәктәп ачыла, болар барысы да шатландыра , – диде парламент җитәкчесе. – «Бердәм Россия» – республикабыз үсеше өчен бергәләп эшләп, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле сәяси партия ул. Мин район халкына һәм җитәкчелегенә Татарстанның икътисады һәм социаль өлкәсе үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәтлемен».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре