Тарихка күз салсак, мәчет калкып чыгып, кырык елга якын вакыт узуга сәүдәгәр Апанаев аның янәшәсендә мәдрәсә дә салдыра. Мәдрәсәдә гарәпчә язарга, укырга һәм математика фәненә өйрәтәләр. Озак еллар анда Әсән-Елгада яшәүче һәм күрше-тирә авыллардан килеп йөрүче балалар белем ала. Октябрь революциясеннән соң мәчетнең ишекләре ябыла. Берничә тапкыр сүтәргә дә маташып карыйлар, әмма авыл халкы аны саклап кала. Совет чорында мәчет бинасын амбар һәм кошчылык фермасы итеп кулланалар.
Мәчетнең уникальлеге төзелеш үзенчәлекләренә дә бәйле. Аның верандасы ике кыеклы түбә астында ике баганада утыра, эчендә бер генә түгел, өч бүлмә бар, шулай ук манарасы да өч катлы, сигез яклы итеп ясалган.
– Татарстанда баскыч төбе алга чыгып торган башка мондый мәчет күргәнем юк әле, – дип белдерде Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитеты рәисе Иван Гущин. – 1970 елда иганәчеләр хисабына капиталь ремонт ясалган аңа, гыйбадәт кылулар яңартылган. 2010 елда, каршысында яңа мәчет төзелгәч, ябылган. Монда калу куркыныч тудырды, объект авария хәлендә иде.
Мәчетне беренче тапкыр тикшергәннән соң өметләр зурдан була, әмма тышкы катын салдыргач, эшнең күпкә катлаулырак булуы ачыклана. Шунысы аяныч: тарихи материалның 90 процентка якынын алыштырырга туры килә.
– Бик борынгы мәчет бу. Республика тарафыннан мондый тарихи объектларга игътибар бирелүе бик мөһим, – дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул Әсән-Елга мәчете язмышын Мәчкәрә мәчете белән чагыштырды. Аның өчен дә 2005 елда ук борчылып йөри башлыйлар, нәтиҗәсе күзгә күренерлек: бүген мәчеткә көн саен күпме халык йөри. – Бу мәчет тә шундый ук җәлеп итеп тора торган урын булыр дип уйлыйм. Бер генә гасыр яшәмәгән бит бу мәчет, аның шундый үзенчәлеге бар.
Дәүләт контракты буенча, мәчет яңартуга 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Әмма бу акча реставрациягә генә җитәчәк, ди белгечләр. Мәчет тирәсен матурлар өчен өстәмә акча, бәлки иганәчеләр ярдәме дә кирәк булыр. Әлегә якын арада мәчет бурасын утырту бурычы тора. Аңа манара куелачак, түбәсен ябачаклар. Бу эшләргә дүрт айлап вакыт кирәк. Аннары инде инженер һәм технологик эшләргә тотынырга исәплиләр. Фасадларны яңарту, эчен матурлау да үз чираты белән башкарылачак. Яңартылган мәчетнең ишекләрен киләсе җәйгә ачарга ниятлиләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез