Татарстанның Кукмара районында яшәүчеләр гуманитар йөк җыю һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә. «Гараж» волонтерлар төркеме даими рәвештә фронтка азык-төлек продуктлары, беренче кирәк-ярак әйберләр һәм техника җибәрә. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Волонтерлар эшне мичләр ясаудан башлаган. Башта алар солдатларга мич кирәк булачагына шикләнгән булган, ләкин фронтта аларга ихтыяҗ зур булып чыккан. Аннары волонтерлар кечкенәрәк мичләр ясый башлаган. Хәзерге вакытта алар мотоцикллар ремонтлау белән шөгыльләнә, бу процесста район халкы да актив катнаша. Солдатлардан бик күп мөрәҗәгатьләр килә, әмма без көчебездән килгән кадәр барысын да эшләргә тырышабыз», – дип сөйләде Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.
Волонтерларның берсе Фаил Галимуллин ярдәмне алгы сызыкка шәхсән үзе илтә. Ул хәрбиләр белән даими аралашып тора һәм аларга нәрсә кирәк икәнен белә. Мәсәлән, фронтта барыннан да бигрәк транспорт, шул исәптән мотоцикллар кирәк. Әмма аларга икедән артык кеше утыра алмый, шуңа күрә волонтерлар мотоциклга тагу өчен прицеплар эшләргә булган.
Мотоцикл өчен ике яңа прицеп – әлегә сынау варианты гына. Аларны төрле транспортка тагып була, ләкин бу юлы конструкцияләрне нәкъ менә мотоциклларга тагу өчен җайлаштырганнар. Шулай ук волонтерлар 20дән артык монокәгәрмәч җыеп җибәргән. Әлеге җайланмалар яраланган солдатларны авыр шартларда эвакуацияләү өчен кулланыла.
Йөк составында шулай ук азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар – алгы сызыктагы хәрбиләргә булыша алган барлык кирәкле нәрсәләр бар.
Материал Адилә Шакирова катнашында әзерләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез