Кукмара районындагы Ядегәр авылында малларга бүреләр ташлана дигән хәбәр килеп иреште. Ачыклык кертү өчен, авыл
халкы белән сөйләшеп алдык.
Шушы авылдан бер укучыбыз әйтүенчә, бу хәл дөреслеккә туры килә.
- Кызганыч, шулайрак шул. Ләкин чып-чын ук бүре түгел, эт белән бүредән туган нәрсә дип әйтәләр аны. Үзем дә ишетеп кенә беләм, - диде ул.
Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин да хәбәрнең дөреслеген раслады. Фотоларын да ул җибәрде.
- Эт үк түгел, бүре дә түгел. Ниндидер катнаш җәнлек бугай ул. Күптәннән түгел генә булган хәл бу. Моңа кадәр андый очраклар булганы юк иде, - дип сөйләде ул. - Безнең маллар түгел бу. Бер генә хуҗалыкка зыян килде. Сарыкларны җәрәхәтләп өлгергәнәр, талаганнар. Алар куркып суга төшкән. Шунда үлгәннәр дә. Бу җәнлек юк инде хәзер, - диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез