Кукмарада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачылды

Кукмара районында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында модель китапханә ачылды. Яңартылган учреждение Байлангар авыл китапханәсе базасында урнашкан. Модернизацияләүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 8 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге учреждениене ачу районның мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Тантанага район администрациясе, республиканың китапханә бергәлеге вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм журналистлар килгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре