Ике яшүсмерне Кукмара станциясендә товар вагонында ток суккан. Бу хакта KazanFirst үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.
Фаҗига 30 июль кичендә була. 16 яшьлек дүрт дус Кукмара буйлап йөреп, бистә үзәгенә юл тотканнар. Юлда состав очраган, ике дус товар вагонын әйләнеп узарга, икесе өстеннән чыгарга булганнар. Әскә менгән яшүсмерләрнең икесен дә ток суккан. Урынга ашыгыч рәвештә Кукмара үзәк район хастаханәсе табиблары килгән. Кызганыч, бер яшүсмерне коткарып кала алмаганнар, ул үлгән. Икенчесе ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә пешүләр белән китерелгән. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез