Россия Тикшерү комитеты Кукмара станциясендә 16 яшьлек үсмер һәлак булганнан соң тикшерү эше башлады.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 июль кичендә үсмерләр Кукмара тимер юл станциясендә ашлык ташый торган тимер юл вагонына менгәннәр.
16 яшьлек ике үсмерне ток суккан һәм аларны хастаханәгә озатканнар. Берсенең гомере өзелгән, икенчесе авыр хәлдә реанимациядә ята.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез