Кунакханәләр кунакларын MAX аша урнаштыруны сыный башлаганнар

Зур кунакханәләр яңа сервисны – кунакларын Мax мессенджеры аша отельләргә урнаштыруны сыный башлаган.

Икътисадый үсеш министры Максим Решетников шул хакта сөйләп үткән, дип яза “Российская газета”.

“Болай теркәлү бик уңайлы булырга тиеш. Карар проекты Хөкүмәттә инде, шул ук вакытта зур кунакханәләр сервисны сыный да башлаган”, – дигән ул.

Решетников искәртеп үткәнчә, отельләргә хәзер йөртүче таныклыгы, чит ил паспорты һәм биометрия буенча урнашырга мөмкин.

Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре