Газетага язылу

Күңелемдә язылмаган күпме хатирә

Исәнбай авылында гомер кичерүче каләм остасы Фәридә ҖӘМИЛЕВАның «Гомер ике килми» дип исемләнгән тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде. Бу китап – шагыйрәнең тиздән булачак 75 яшьлек юбилеена зур бүләк.

Күңелемдә язылмаган күпме хатирә
Автор фотосы

АКТИВ ИҖАТ ИТӘ

Кырык ел гомерен педагогикага багышлаган ветеран мөгаллимә мәктәптә укыганда, хезмәт елларында каләм тибрәтсә дә, аның ныклап иҗатка кереп китүе лаеклы ялга чыккач була. Вакытлы матбугат басмаларын укучылар, интернет челтәрләрен күзәтеп баручылар сизәдер, иҗат белән иң актив шөгыльләнүче райондашларыбызның берсе ул Фәридә апа. Соңгы дистә ел эчендә генә алты калын дәфтәрендә берничә йөз шигырь урын алган аның. Моның өстенә, «Әдәби марафон», «Әниләр марафоны» кебек масштаблы проектларда да бик актив катнаша. Бик күп газета-журналлар, әдәби китаплар укый. Һәр шигырен тормыш шигаре итеп алырлык шагыйрь Әнгам Атнабаев иҗатын ярата. Үзенең иҗаты да темалар төрлелеге белән аерылып тора. Туган як, туган авыл, мәктәп, мәхәббәт, гаилә, әти-әнигә багышланган шигырьләре күп.

ТЕЛӘК ЧЫНГА АША

Соңгы вакытта авылдашлар, иҗатын яратучылар, укучыларыннан: «Фәридә апа, шигырьләрегезне китап итеп бастырырга вакыт бит инде», – дигән сүзләрне еш ишетә ул.

– Китап чыгару турында үземнең дә хыял булса да, матди яктан зур чыгым соралганга, ул күп еллар чынга ашмады. Ә кемнәндер ярдәм сорау минем халәткә туры килми, – ди Фәридә апа.

Ә ул көн килә... Узган елның ноябрендә балалары әниләренә бүләк ясарга теләүләре турында әйтәләр. Чаллыда яшәүче кызы Лениза белән бергәләп шигырьләр туплана, компьютерда җыела һәм Казан типографиясе белән сөйләшүләр алып барыла. Яңа ел алдыннан «Гомер ике килми» китабы табадан төшә. Фәридә апа, сөенеп, аны «бишенче балам», ди.

– Ирем Хәмит белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Ә бу китап бишенче балам кебек кадерле. Дөресен әйтим, мин әлеге китапның басылып чыгуын түземсезлек белән көттем.  Аны тәүге тапкыр кулга алгач, күзгә яшьләр килде. Миңа шундый зур бүләк ясаган кызларыма, улыма рәхмәтем чиксез, – ди Фәридә апа.

Китапны бастырып чыгару мәшәкатьләре белән йөргәндә, каләм остасы күңелендә йөрткән уй-кичерешләрен дәфтәр битенә төшерә:

Балаларга мирас калдырырдай

Матди байлык туплый алмадым.

Миннән истәлеккә кала бары

Алты дәфтәр һәм бер китабым...

ГОМЕР ИКЕ КИЛМИ

Китап 311 биттән, ун бүлектән тора. Барлыгы 300 гә якын шигырь урын алган. Тышлыгында да тирән мәгънәгә ия сурәт төшерелгән.

– Бу – 50 елга якын иңне иңгә куеп гомер кичергән, балалар, оныклар үстергән, тормыш юлыннан җитәкләшеп атлаган ирем белән минем кулым, – ди Фәридә апа.

– Ә исеме ни өчен «Гомер ике килми»?

– 2024 елда «Мәйдан» журналы җырлар язу буенча бәйге игълан иткән иде. Мин «Гомер ике килми» дигән шигырь яздым һәм аны Девятерняда туып үскән, бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә яшәүче Ленар Әхмәтҗанов көйгә салды. Ул җыр миңа бик ошады, шуңа күрә китапны да шулай исемләргә булдым. Әлеге җырны үзебезнең авыл сәхнәсендә бәйрәмнәр вакытында кызым Ләйсән Хәбирова башкара.

Каләм остасына «Шигырь кайчан туа?» дигән сорауны да бирми кала алмадык.

– Илһам шатланганда да, борчылганда да килергә мөмкин. Кайвакыт бер сүзгә «төртеләсең», шул шигырьгә әйләнә, – ди ул.

Фәридә апаның киләчәктә тагын бер китап чыгару теләге бар. Хәзер ул әлеге китапта урын алачак шигырьләрен барлый. «Нәкъ шигыремдәгечә, рухи байлык ята күңелемдә, язылмаган күпме хатирә», – ди ул. Каләм иясенә – бу хыялын да чынга ашырырга, безгә, аның иҗатын яратучыларга, аны кулга алып укырга язсын.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре