«Күңелләр нечкәрде», – ди СВОга барган Нәҗип Хаҗипов

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтергә барган.

– Без юлга 7 июльдә кузгалдык та 10сында кире әйләнеп кайттык. Үзем генә түгел идем, Саба районы хәрби комиссары Фәнис Закиров һәм «Шәрәфиев» хуҗалыгын гамәлгә куючы Фәнис Фәритович белән бергәләп бардык. Юлда безгә җырчы Ринат Рәхмәтуллин да кушылды. Донецк, Херсон юнәлешләрендә булып, Теләче һәм Саба районнарыннан җыелган ярдәмне егетләргә илтеп тапшырдык. Тукталган һәр ноктада Ринат күчтәнәчләрен генә тапшырып калмады, егетләргә җырларын да бүләк итте, – диде район башлыгы.

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, егетләргә бүген иң нык кирәк булган әйберләр (эчке кием-салым, төзелеш материаллары, ризыклар, адреслы посылкалар) алып барылган. Солдатлар якташларын бик җылы кабул иткәннәр, бүләкләр, ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

– Егетләрнең 70–80 проценты татарстанлылар иде. Башка өлкә, республика солдатлары да бар, әлбәттә. Билгеле, барыбызның да күңелләребез нечкәреп, күзләр дә яшьләнде. Нишләтәсең, урыны шундый чөнки. Ләкин егетләр дә, без дә җиңүгә ышанабыз. Иң мөһиме егетләребезнең һәркайсы исән-имин әйләнеп кайтсын. Безнең халык бик ярдәмчел, инде районнан гына да шактый гуманитар ярдәм озаттык. Монысы өчен теләчелеләргә аерым рәхмәт, – диде Нәҗип Хаҗипов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре