Аэропортлар ябылу сәбәпле, аның бүген Нефтекамскидагы концертына өлгермәү куркынычы туган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйләде.
«24 сәгать юлда узды… Аллаһка шөкер, мин Нефтекамскида. Бер тәүлек дигәндә, ике самолет алыштырып, аэропортларда утырып… Чөнки ситуация шундый: кайбер самолетларны Казанга кайтып җиткән җиреннән, пассажирларны төшермичә генә, кире борганнар. Әмма, Аллаһка шөкер, без тиешле урында. Кичке концертта очрашканчыга кадәр.
Кемнәр шушы 3 көн ялымны да күпсенеп, әллә ниләр язып ятты – бик шатланмагыз, барысы да тәртиптә», – дигән җырчы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез