Күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләгәндә ташламалар алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү күләме балалар санына бәйле.
«Беренче бала өчен компенсация күләме бакчага түләүнең уртача күләменең – 20 процентын, икенче бала өчен – 50 процентын, ә өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 70 процентын тәшкил итә», – диде балалар омбудсмены.
Шулай ук җан башына уртача кереме аена 20 мең сумнан артмаган гаиләләр өчен балалар бакчасына түләүнең бер өлешен өстәмә компенсацияләү каралган.
«Ташламаны рәсмиләштерү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Күпфункцияле үзәккә яки мәгариф идарәсенә килеп гариза бирергә кирәк. Ташлама киләсе айдан бирелә башлаячак», – дип аңлатты Волынец.
Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен бүләкләр – ана даны һәм ата-ана батырлыгы символы каралган, дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук республикада күп балалы ата-аналарның хезмәтен билгели торган махсус бүләкләр бар: «Ана даны» медале (ТРның 1999 елның 6 декабрендәге 2492 номерлы законы белән гамәлгә куелган).
«Бу Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә торган иң югары бүләк. Бүләкне тапшырганда балаларны тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәт һәм аларның сәламәтлеген, белемен алуын һәм һәрьяклап үсүен тәэмин итү исәпкә алына», – диде Волынец.
«Ата-ана батырлыгы» медале ТРның 2021 елның 27 декабрендәге 106 номерлы законы белән гамәлгә куелган.
«Бу медаль җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналарга гаилә һәм җәмгыять үсешенә керткән зур өлешләрен тану билгесе буларак бирелә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Бүләкләү турындагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләкләре комиссиясенең тәкъдимнәре нигезендә кабул итә, дип искәртте ул.
«Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ел саен бүләкләү тантанасында хатыны белән бергә үзе дә катнаша. Бу аның бүләккә лаек булган күп балалы ата-аналарга зур ихтирам күрсәтүен ассызыклый», – дип өстәде Волынец.
Балалар омбудсмены билгеләп үткәнчә, бүләккә лаек булучыларга шулай ук акчалата түләүләр һәм ташламалар — мәсәлән, бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк, ай саен түләнә торган ярдәм һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез