Газетага язылу

Күп балалы гаиләләр өчен бердәм ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары бөтен ил буенча күпбалалы гаиләләргә бердәм ташлама кертү тәкъдимен Хөкүмәткә кабат юлларга җыена. Бу хакта депутат Сергей Миронов хәбәр итте дип яза РИА Новости.

Миронов сүзләренчә, мондый чаралар яшәгән төбәккә һәм гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйле булмаска тиеш.

Миронов искәрткәнчә, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына һәм Халык фронтына күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең бердәм стандартларын 2025 елның 1 ноябренә кадәр әзерләргә боерды.

Депутатлар тәкъдим итән ысуллар арасында – транспортта бушлай йөрү, мәктәптә ике тапкыр туклану, мәктәп формасы бирү, транспорт салымыннан азат итү, бушлай парковка, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне түләүгә кимендә 50 процент ташлама бар.

Бу чаралар барысы да мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча гына бирелергә тиеш, дигән Миронов.

Шулай ук Миронов хәзерге вакытта күпбалалы гаиләләргә ташламалар төбәк хакимиятләре карарына бәйле булуына да борчыла. Бер субъектта керем дәрәҗәсе исәпкә алына, ә икенчесендә – юк. Аның сүзләренчә, бу мөһим демографик функция үтәүче гаиләләр арасында хокуклар тигезсезлегенә китерә. Ул мондый хәлне гадел түгел дип саный.

Шулай ук ул искәрткәнчә, күпбалалы гаиләләрнең федераль статусын кертү һәм бердәм ташламаларны ныгыту инициативасын фракция беренче мәртәбә 2021 елда ук тәкъдим иткән, аннан 2023 елда кабат керткән. 2024 елның гыйнварында Президент күпбалалы гаиләләрнең бердәм статусын указ белән билгеләде, әмма ташламалар әлегә төбәкләр карамагында калды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре