Дәүләт Думасының гаиләне саклау комитеты башлыгы Нина Останина РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга күп балалы гаиләләргә бушлай теш кую хокукын бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Дәүләт Думасының гаиләне саклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты сездән федераль дәрәҗәдә күп балалы гаиләләр өчен ярдәм чарасы сыйфатында түләүсез теш протезлары ясау һәм төзәтү хокукын билгели торган норматив хокукый акт кабул итү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорый», – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Парламентарий сүзләренчә, комитетка өч һәм аннан да күбрәк балалы аналардан әледән-әле мөрәҗәгатьләр килә. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә хатын-кызлар өчен бу проблема аеруча кискен тора, чөнки бала тапканнан соң гүзәл затларның еш кына тешләре начарая, чөнки йөклелек чорында хатын-кыз организмында кальций микъдары кими, шулай ук гормональ фон үзгәрә.
Хәзер гражданнарның аерым категорияләре – Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерларының гына теш протезларын бушлай ясау һәм төзәтү хокукы бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез