Аның сүзләренчә, күп балалы хезмәткәрләр югары йөкләнештә, шуңа күрә озаграк ял итәргә тиеш. «Гадел Россия» фракциясе алар өчен еллык түләүле ялны 14 календарь көнгә арттырырга тәкъдим итә.
Миронов сүзләренчә, өч һәм аннан да күбрәк баланың әти-әниләренә 18 яшькә җиткәнче өстәмә отпуск бирү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ата–аналар аны теләсә кайсы вакытта тулысынча яки өлешләп куллана алачак. Парламентарий искәрткәнчә, закон проекты Дәүләт Думасына инде кертелгән.
Миронов парламентның түбән палатасы язгы сессия барышында инициативаны хуплар дип ышаныч белдерде.
Хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез