Күпбалалы гаилә Президенттан Рөстәм Миңнехановка сәлам тапшыруын сораган

Президент Владимир Путин Россиянең төрле төбәкләреннән күпбалалы гаиләләр белән видеоэлемтә аша очрашу үткәргән. Болар – “Ата-ана даны” орденнары белән бүләкләнүчеләр, шулай ук “Герой-ана” исеменә лаек булучылар.

Аралашу барышында Лукьяновлар гаиләсе Владимир Путинга гадәти булмаган үтенеч – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сәлам тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Дәүләт башлыгы, елмаеп: “Әле аның белән кичә генә агымдагы хәлләр турында сөйләшкән идек”, – дип куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре